news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Мансуров: Афәт килгәндә безнең әдипләребез иң беренче сафка баскан

Зиннур Мансуров: Афәт килгәндә безнең әдипләребез иң беренче сафка баскан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Зиннур Мансуров сүзләренчә, татар әдипләре яу килгәндә кылыч тотып беренче сафка баскан.

«Татар әдәбияты тирән тамырлы, дибез. Әлбәттә, аның зурлыгын шәхесләр, алар иҗат иткән әсәрләр билгели. Тарихка күз салсак, афәт килгәндә безнең әдипләребез иң беренче сафка баскан. Әдәбиятыбызның чишмә башында торган Кол Гали яу килгәндә кулына кылыч алган. Кол Шәриф Казан ханлыгы җимерелгәндә кулына кылыч тотып һәлак булган. Ә инде чоры татар әдәбиятының Ватан сугышы чоры кан белән язылгандыр дип тә әйтергә мөмкин», - диде ул Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган кичәдә.

Ул Икенче Бөтендөнья сугышына 72 ил тартылганын, 1215 язучы кулына корал тотып көрәшкәнен әйтте. «Шуларның 460ы яу кырында башын салган. Татарстаннан 124 язучы фронтка китеп барган. Бу тулысынча Язучылар берлеге яуга китеп барган, дигән сүз. 124 язучының 34е яу кырында ятып калган. Сугышта катнашкан язучылардан бу иң зур сан», - дип билгеләп үтте халык шагыйре.

«Европада татар шагыйрьләре, дигән гыйбарә бар. Берара мин Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребезнең эзеннән йөрдем. 1945 елның июнендә бөтен дөнья чәчәк атканда, Мәскәүдә Җиңү парады әзерләнгәндә Гадел Кутуй Польшаның Згеж шәһәре госпиталендә дөнья белән саубуллаша – аның йөрәге тибүдән туктый. Мин аның каберендә булдым, Татарстаннан алып килгән туфракны салдым», - дип искә алды Зиннур Мансуров.

Шулай ук аңа Берлинда Моабит һәм Плетцензее төрмәләрендә булырга туры килгән. «11 җәлилченең башын кискән гильотинага ярты сәгать карап утырдым, моңландым, күзләремә яшьләр килде. Берлинда Идел-Урал легионы составында восстание әзерләүдә катнашкан шагыйрь, полк командиры Хәйретдин Мөҗәй фашизм туган Мюнхен шәһәрендә Дахау крематориенда яндырылган», - диде ул.

Зиннур Мансуров Калининград өлкәсенә барганы турында да әйтте. «Фатих Кәрим Украина, Белоруссияне азат итеп, Көнчыгыш Пруссиягә барып җиткән. Әйтүемчә, сугышта 72 илдән 1215 язучы катнашкан. Шулар белән чагыштырып караганда Фатих Кәрим офицер буларак кына түгел, шагыйрь буларак та каһарманлык күрсәткән. Блиндажда 150ләп, тугыз поэма, ике повесть, бер пьеса, мәкаләләр иҗат иткән. Мондый үрнәк башка юк», - дип бәяләде ул.

«Әгәр дә без тиешле документларны тутырып, Гиннесс рекордлар китабына тәкъдим итсәк, бу бик тә гыйбрәтле үрнәк булачак. Без Европада каберләре калган шагыйрьләребезне зурласак, аларны искә алсак, халкыбыз биектә торыр», - дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100