news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт: Фатих Кәримнең хатынына язган хатларындагы мәхәббәт әкияттә генә буладыр

Рәмис Аймәт: Фатих Кәримнең хатынына язган хатларындагы мәхәббәт әкияттә генә буладыр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт шагыйрь Фатих Кәримнең хатлары белән якыннан таныш булуы турында әйтте.

«Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым белән якыннан аралаштым. Фатих Кәримнең архивы, сугыштан яраткан тормыш иптәше Кадрия ханымга язган хатлары белән якыннан таныштым. Шәриф Камал музеенда эшләгәндә әлеге хатларга нигезләнгән театраль-әдәби кичә дә оештырган идек. Әлеге хатларда Фатих Кәримнең хатынына булган мәхәббәтен күрсәгез! Аның кебек ярату әкиятләрдә генә була торгандыр», - диде ул Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган шигъри-музыкаль кичәдә.

Рәмис Аймәт Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә булган. «Шунда игътибар иттем: Багратионовск халкы Фатих Кәримне белә, ярата. Заманында Фатих Кәримнең мемориаль ташын эшләтү өчен Багратионовск халкы үзеннән өлеш кертә», - диде ул.

«Фатих Кәрим бары тик 36 ел гына яши. Шушы кыска гына гомере эчендә ул үзеннән соң зур иҗат калдыра. Әлбәттә, ул – трагик шәхес. Баштан халык дошманы булып гаепләнә, ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. Акланып, иреккә чыккач, 1942 елда Бөек Ватан сугышына – фронтка чыгып китә. Ни аяныч, сугыш тәмамланырга ике ай ун көн кала аның гомере өзелә. Ул бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмаган. Әгәр бүгенге яшьләргә патриотик тәрбия бирергә телибез дип әйтәбез икән, без иң элек Муса Җәлил, Фатих Кәримнәр иҗатына мөрәҗәгать итәргә тиешбез», - диде шагыйрь.

Татарстан Милли музее белешмәсе:

  • Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100