news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Багратионовск шәһәрендә Фатих Кәримне бик зурлап яшиләр

Фоат Галимуллин: Багратионовск шәһәрендә Фатих Кәримне бик зурлап яшиләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Татарстан Милли музеенда шагыйрь Фатих Кәримне Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә зурлаулары турында сөйләде.

«Багратионовск шәһәрендә Фатих Кәримне бик зурлап яшиләр. Андагы үзәк урам Фатих Кәрим исемен йөртә. Шул урам буенча баргач, Туганнар каберлегенә килеп җитәсең. Анда җиде меңнән артык солдат-сугышчы җирләнгән. Шунда күмелгән һәр сугышчының үзәк аллея башында кабере торырга мөмкин иде, чөнки алар Ватанны саклап һәлак булулары ягыннан һәрберсе бертигез. Ә менә алар Фатих Кәримне сайлап алганнар. Аның кабере үзәк аллеядә түрдә урнашкан. «Фатих Вәли улы Кәримов – татар шагыйре», - дип язып куелган», - диде ул Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган шигъри-музыкаль кичәдә.

Фоат Галимуллинга Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән Багратионовск шәһәреннән ерак түгел Фатих Кәримнең җаны чыккан урында булырга туры килгән. «Анда аның истәлеген кадерләп саклыйлар. «Монда татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булган урын», - дигән язулы таш куйганнар. Мин шул урында Фатих Кәримнең 1942 елда Казанга яраланып кайтып, 36нчы мәктәп бинасында язган «Иптәш» дигән шигырен укыдым. Бик тетрәндем», - диде галим.

«Никадәр зур горурлык! Багратионовскида Фатих Кәримнең йөз еллыгына багышлап открытка итеп аның портретын чыгарганнар, открытка артында татар һәм рус телләрендә шигыреннән өзекләр язылган иде», - диде ул һәм открытканы Татарстан Милли музеена тапшырды.

36нчы мәктәп укучылары Фатих Кәримнең әсәрләрен татарча һәм русча укыды. «Моннан биш-алты ел элек бу мәктәптә булган идек. Фатих Кәрим турында бер җирдә бер сүз язылмаган иде. Мәктәп директоры, укытучыларга бу турыда әйттек. Хатаны төзәткәннәр: махсус мемориаль комплекс барлыкка китергәннәр. Бик куанычлы хәл. Шушы юнәлешне алар алга таба да үстерсеннәр иде», - дигән теләген җиткерде Фоат Галимуллин.

Галим Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын укыды. Аның әйтүенчә, әлеге поэма да 36нчы мәктәптә иҗат ителгән. «Бу мәктәп Казанда Фатих Кәримгә багышланган иң изге урыннарның берсе. Адресы – Лядов урамы, 7 йорт», - диде ул.

Татарстан Милли музее белешмәсе:

  • Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100