news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис шагыйрь Фатих Кәримгә Советлар Союзы герое исеме бирелмәү сәбәбен аңлатты

Ренат Харис шагыйрь Фатих Кәримгә Советлар Союзы герое исеме бирелмәү сәбәбен аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты Ренат Харис әйтүенчә, шагыйрь Фатих Кәримне Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим иткән булганнар.

«1958 елда генерал Якуб Чанышев, шагыйрь-язучылар Сибгат Хәким, Кави Нәҗми һәм Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова хат язалар да, Татарстан өлкә комитеты секретаренә Фатих Кәримгә Советлар Союзы герое исемен бирүне сорап керәләр. Секретарь кәгазьне алып укый да: «Әйе, бик лаеклы кеше. Бик әйбәт документ. Әмма дә ләкин безнең татарларга бер герой – Муса Җәлил дә җитеп тора», - дип әйтә һәм кәгазьне өстәл тартмасына тыгып куя», - диде Ренат Харис Татарстан Милли музеенда шигъри-музыкаль кичәдә.

Аның фикеренчә, татарларга бөек шәхесләрне бөек итә белергә кирәк. «Геройлыкка тәкъдим ителгән һәм герой булмый калган кешеләр бик күп. Фән яки башка өлкәдә батырлык күрсәткән, зур эш эшләгән икән, аны белеп, күреп, күтәрергә кирәк. Фатих Кәримнең китабы мине шундый уйларга этәрә. Фатих Кәрим, чынлап та, бөек. Әле без аны тиешле пьедесталга менгереп җиткерә алмадык», - диде Татарстанның халык шагыйре.

«Фатих Кәримнең һәйкәле әзер. Республика Рәисе, хөкүмәтебез, мәдәният министрлыгы бу эшне хупладылар. Аллаһ боерса, быел Фатих Кәримнең һәйкәлен гранит пьедесталына менгереп куярлар», - диде ул.

Татарстан Милли музее белешмәсе:

  • Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100