news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис: Фатих Кәрим – бөтен Бөек Ватан сугышын окопларда үткәргән бердәнбер шагыйрь

Ренат Харис: Фатих Кәрим – бөтен Бөек Ватан сугышын окопларда үткәргән бердәнбер шагыйрь
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты Ренат Харис Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримгә багышланган шигъри-музыкаль кичәдә шагыйрь турында халыкка аз билгеле булган фактлар турында сөйләде.

«Ул Бөек Ватан сугышы дәвамында окопларда сугыша. Сугышта катнашкан язучыларыбыз бик күп. Әмма дә ләкин бөтен сугышны окопта һәм блиндажларда (хәрбиләрне дошман утыннан яклау өчен землянка рәвешендә оборона корылмалары – авт.иск.) үткәргән бердәнбер шагыйрь – Фатих Кәрим. Башка андый язучылар юк», - дип билгеләп үтте ул.

Ренат Харис Фатих Кәримне иң зур шагыйрьләребезнең берсе дип атады. «Фатих Кәрим сапёр булып хезмәт иткән. Безнең гаскәрләр үтеп керер өчен юлны миналардан чистартырга кирәк булган, шуннан соң гына атака башланган. Шундый хезмәттә булып та, ул 150 шигырь, тугыз поэма, ике повесть, бер пьеса яза. Дөнья әдәбиятында мондый күренеш юк. Бөтен язучылар штабларда, фронт газеталары редакцияләрендә эшләгән, ә Фатих Кәрим менә шулай сугышкан. Аның бөтен язганы Казанга кайтып җиткән һәм сакланып калган», - диде Ренат Харис искә алу кичәсендә.

«Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан сәяси тоткыннарны лагерьлардан баржага төяп, Печора буйлап Ак диңгезгә алып барганнар. Баржага ут төрткәннәр. Буксир киткән, баржа бата башлаган. Ике кеше исән кала. Шуларның берсе – шагыйрь Фатих Кәрим. Фатих Кәрим йөзеп чыкканда Мәскәүдән Казанга аны яңадан судка чакыру турында хат килгән була. Бу вакыйга Хәсән Туфан истәлекләрендә дә бар», - диде Ренат Харис.

Аның әйтүенчә, Фатих Кәрим автомобиль покрышкасыннан аяк киеме тегеп, әсирләр киемен киеп, Казанга судка кайткан. «Аны аклыйлар, иреккә чыгарып җибәрәләр. Фатих Кәрим хатыны, балалары янында ике атна да тормыйча Бөек Ватан сугышына - фронтка китә. Җиңүгә ике ай һәм ун көн кала Калининград җирләрендә батырларча һәлак була. Бер атнада ике иң зур орденны ала ул («Кызыл Йолдыз» һәм Ватан сугышы орденнары – авт.иск.)», - диде Татарстанның халык шагыйре.

Татарстан Милли музее белешмәсе:

  • Фатих Кәрим – 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә. 1938 елның 3 гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары суды Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100