Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Мөбәрәкшина: Шәһәр укучылары татар теле дәресендә фразеологизмнарны өйрәнергә теләми
«Бу фразеологизмнар белән кызыксынуның формалашмавы яки фразеологик берәмлекләр өстендә даими эш белән ныгытылмаган булуы турында сөйли», - диде ул.
КФУның татар теле белеме кафедрасы магистры, «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Казан шәһәренең 27 гимназия укучылары белән фразеологизмнар темасына татар теле дәресе уздырган. Эксперимент нәтиҗәсендә, укучыларның фразеологизмнар белән кызыксынуның формалашмавын ачыклаган.
«Туган тел дәреслекләре материаллары ярдәмендә 5 сыйныф укучылары белән фразеологизмнар өйрәтүгә багышланган дәрес уздырып карадык. Анкеталаштыру өчен сораулар һәм теоретик материал әзерләдек, анда аңлаешлы формада, фразеологизмның нәрсә икәнлеге, кайда һәм ни өчен кулланылуы турында соралды. Укучылар сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә тиеш иде. Шунысы кызык, фразеологизмнарны өйрәнү теләге укучыларда юк иде», - диде ул чыгышында.
Яшь галим фикеренчә, бу фразеологизмнар белән кызыксынуның формалашмавы яки фразеологик берәмлекләр өстендә даими эш белән ныгытылмаган булуы турында сөйли. «Укучыларның сөйләмен үстерүдә фразеологизмнар өстендә эшләүне максат итеп куймасак, аларның сөйләме тиешле дәрәҗәдә үсмәячәк, бу хакта экспериментның анкеталардан алган күрсәткечләр дәлилли», - дигән нәтиҗә ясады ул.
«Тел гыйлемендә, шул исәптән татар тел белемендә фразеологизмнар шактый тулы дәрәҗәдә өйрәнелсә дә, аларны укучыларга тәкъдим итү алымнары, шартлары турында мәгълүмат аз. Сөйләм үсеше чарасы буларак, фразеологизмга өйрәтү системасын камилләштерү кирәк. Мәктәптә фразеологизмнарны аңлау һәм сөйләм практикасында аларны аңлап кулланып сөйләшү өчен каралган күнегүләр тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән», - ди ул.
Зилә Мөбәрәкшина әйтүенчә, укучыларга тәкъдим ителгән фразеологизмнар укучылар өчен гади һәм мәгънә ягыннан аңлаешлы булырга, мәктәптә өйрәнелә торган грамматик материалга фразеологизмның синтаксик, стилистик һәм фонетик үзенчәлекләре туры килергә тиеш. «Фразеологизмнарның стилистик матурлыгын исәпкә алу кирәк», - ди ул.
«Мәктәптә фразеологизмны туган тел дәресләрендә куллануның актив формасын, дидактик шартларын исәпкә алып гамәлгә кертү укучыларның сөйләм үсеше системасында фразеологизмга ия булу дәрәҗәсен күтәрүне тәэмин итә. Укучыларда үз сөйләмен камилләштерергә, аңлы рәвештә үстерергә, аны баетырга һәм сәнгатьлерәк итәргә омтылыш ясаячак», - диде магистр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз