news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Галиуллина: КФУ магистрлары ел саен татар теле белемендә ачышлар ясый

«Соңгы елларда лингвометодика өлкәсендә казанышларыбыз җитәрлек, торгынлык бар дип әйтмәс идем», - диде галимә.

Гөлшат Галиуллина: КФУ магистрлары ел саен татар теле белемендә ачышлар ясый
Абдул Фархан

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина фикеренчә, КФУда магистратураны тәмамлаучы студентлар татар теле белемендә ел саен ачышлар ясый.

«Университет дәрәҗәсендә татар теле фәнен тирәнтен укытмыйлар һ.б. сүзләрне ишетергә туры килә. Килешмим, безнең югары мәктәптә магистрлар фәнгә әзер кешеләр булып чыга. Фән өлкәсендәге эшчәнлегебезне таныту җитми, халык белмичә кала», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теле укытучысы белгечлеген тәмамлаучыларның диссертация яклавыннан соң

Галимә фикеренчә, фәннең үсеше бар. «Ул үсәргә тиеш тә. Соңгы елларда лингвометодика өлкәсендә казанышларыбыз җитәрлек, торгынлык бар дип әйтмәс идем. Татар лингвометодикасы шактый эшкәртелгән, эшләнгән. Ләкин камиллекнең чиге юк. Җәмгыять үзгәрә, шулай булгач укыту методикасына да өстәмәләр, үзгәрешләр кертү кирәк. Бүгенге цифрлы технологияләр заманы телнең кулланылышына бәйле үзенчәлекләр бар – болар яңача караш сорый торган өлкә», - ди ул.

Магистрлар татар теле дәресләрендә флэш-карта кулланып, лексик күнекмәләр формалаштыру, татар телен укытуда коммуникатив технология: дәрестәге эш методы һәм формасы, туган тел дәресләрендә сөйләм эшчәнлеген активлаштыру чарасы буларак фразеологизмнар, башлангыч сыйныфларда лексик-стилистик күнегүләр ярдәмендә сүз байлыгын үстерү, татар теле дәресләрендә уеннар кулланып, лексикага өйрәтү кебек проблемаларны өйрәнгән.

Гөлшат Галиуллина барлык темаларның актуаль булуын искәртте. «Әлеге темалар татар теле һәм әдәбият белемендә моңарчы каралмаган яисә өлешчә генә каралган темалар. Моңа кадәр комплекслы якын килеп тикшерелгән проблемалар булмады. Һәр тема татар лингвометодикасы, укыту проблемаларына караган зур материал булып тора», - диде ул.

«Бүген укытуга куелган таләп – сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү. Туган телдә белем ала торган татар балалары өчен дә бу гаять әһәмиятле, чөнки балаларның телендә корамаллык чагыла. Хәтта авыл җирлегендә яшәгән балаларның теле дә камиллекне сорый. Шунлыктан, без заман сулышын, агышын истә тотып, укыту методикасына һәрвакыт яңача караш булдыру юнәлешендә эшләргә тиеш», - диде кафедра мөдире.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100