news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина: Яңа «СалаваTik»ларның исеме 8 декабрьдә ачыкланачак

Зилә Фәйзуллина: Яңа «СалаваTik»ларның исеме 8 декабрьдә ачыкланачак
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»ларга кастингта катнашып, сайлап алынган балаларның исемнәре 8 декабрьдә билгеле булачагын әйтте.

«СалаваTik» булу - хезмәт, эш. Әти-әнинең дә тырышлыгы кирәк. Баланың тырышлыгы, сабырлыгы, таланты булуы мөһим. 8 декабрьдә бөтен Татарстан яңа «СалаваTik»ларның исемен белер. Кастингта 6-8 яшьтәге балалар катнаша ала. Бергәләп без объектив фикергә килербез һәм лаеклы булган балаларны сайлап алырбыз дип уйлыйм», - диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында.

  • Казан шәһәре филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов, проектның режиссеры Гүзәл Шакирҗанова, музыкант Ислам Вәлиев, «СалаваTik»ларның беренче составы катнашындагы жюри әгъзалары балаларны сайлаячак.
  • Сайлап алу туры ике этаптан тора. Беренчесе - онлайн этап. 17 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр (көндезге 12.00 сәгатькә кадәр) балаларның әти-әниләре гариза тутыра, шунда алар баланың видеосын беркетергә тиеш була. Видеога карата таләпләр бар, алар онлайн-гаризада күрсәтелгән. Гариза «Салават күпере» журналының социаль челтәрләрендә чыгачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100