news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булат Талипов: «СалаваTik»лар проектында катнашып, популяр булдым

Булат Талипов: «СалаваTik»лар проектында катнашып, популяр булдым
Солтан Исхаков

Дамир Гыйлемханов исемендәге 42 нче мәктәптә 8 нче сыйныф укучысы Булат Талипов «СалаваTik»лар проектында катнашып, популяр булып китүе турында сөйләде.

Булат Талипов «СалаваTik»ларның беренче составында сигез яшендә җырлый башлаган. «Әти-әни белән авылдан килгәндә Гөлназ Гафурова: «СалаваTik»ларда катнашасың киләме?» - дип сорады. Һәр кешенең кечкенә чагында телевидениедә төшәсе килә, мин дә «СалаваTik»ларда төшеп, популяр булырмын дип уйладым. Популяр булгач, бөтен кеше сине белә, таный. Хәзер инде мәктәптә мине чараларга бик актив җәлеп итәләр: дәресләрдән калып та конкурсларга әзерләнергә туры килә», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул яшь катнашучыларга киңәш бирде. «Сәхнәдән, камерадан курыкмагыз. Үз-үзеңне иркен тотарга кирәк», - диде Булат Талипов.

«Татмедиа»га килгәч, Зилә Зиннуровна «СалаваTik»лар проекты белән таныштырды, миңа кызык булып китте. Йөрергә теләгем туды. Беренче клипны «Әпипә» җырына төшердек. Төшерү процессы минем өчен бик кызык тоелды: арттагы фон яшел төстә иде, ә монтаж ясаганнан соң фонда матур рәсемнәр барлыкка килде», - диде яшь катнашучы.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина Булат Талиповның фанатлары күп булуы турында искәртте. «Булат-пингвин концертка киләме, дип сораучылар күп. Булат пингвин образында чыгыш ясый, балалар да аны шул образда истә калдырган. 3 елга без 42 концерт куйдык. Шуларның 40ы - бушка. Барлык 40 концертта да Булат катнашты», - диде ул.

Казан шәһәре филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова Булат Талиповны үрнәк «СалаваTik» дип атады. «Бер концертны да калдырмады», - диде ул.

«Минем бертуган абыем бар. Өйдә дә, мәктәптә дә гел татарча сөйләшәм», - дип үзе белән таныштырды Булат Талипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100