news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Гафурова «СалаваTik»ларга кастинг турында: Баланың сәхнәдән курыкмавы да мөһим

Гөлназ Гафурова «СалаваTik»ларга кастинг турында: Баланың сәхнәдән курыкмавы да мөһим
Солтан Исхаков

Казан шәһәре филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова фикеренчә, «СалаваTik»лар проектына кастингта катнашучыларның сәхнәдән чыгыш ясарга курыкмаулары мөһим роль уйный.

«Кастингка проектның эчтәлеге белән таныш булган катнашучылар килер дип уйлыйм. Җырларга өйрәтергә була, әмма баланың сәхнәдән курыкмавы да мөһим. Шушы үзенчәлекләрне истә тотып, катнашучының безгә туры килү-килмәвен аңлыйбыз. Җырларга өйрәтүгә килгәндә, алар рәхим итеп Балалар филармониясенә йөри ала, анда без балаларның тавыш мөмкинлекләрен үстерәбез», - диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында.

Мәсәлән, узган ел «СалаваTik»лар проектына эләкмәгән балалар Казан шәһәре филармониясенә йөргән, вокал өлкәсендә үсеш кичергәннәр.

«Балаларны тавыш һәм клип яздыру студияләренә, дәресләргә (дәресләр атнасына ике, өч тапкыр була), концертларга йөртергә кирәк булачак. Җәен Сабантуйлар, Яңа елга багышланган концертлар була. Шуңа күрә, әти-әниләр вакытларын сарыф итеп, балаларын йөртергә әзер булсын иде. Әтисе яки әнисе баласын концертка алып килмәсә, ул чыгыш ясый алмый кала, дигән сүз», - диде Гөлназ Гафурова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100