news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваTik»лар проекты яңа составка кастинг игълан итә

«СалаваTik»лар проекты яңа составка кастинг игълан итә
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «СалаваTik»лар проектына яңа кастинг уздырулары турында сөйләде.

«СалаваTik»ларның беренче составы - ун бала. Ләкин алар үсәләр. Икенче составтагы дүрт бала да үсеп җитте, алар инде яшүсмерләр хәзер. Шуңа күрә яңа состав эзлибез. «СалаваTik»ларга яңа дүрт бала кирәк була. Проектта барлыгы алты бала. Шулай итеп, Яңа елдан «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә өр-яңа тагын да кызыклырак, мавыктыргыч эш башларбыз дип ниятлим», - диде ул.

Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, «СалаваTik»лар проекты өч ел буе Татарстанда тормышка ашырыла. «Күкрәк кагып, ул кече яшьтәге балалар арасында Татарстанда иң популяр вокаль проект дип әйтә алабыз, моны You Tube хостингындагы караулар саны исбатлый», - диде ул.

Кастингта катнашу өчен, гариза җибәрергә кирәк була. «Сайлап алу туры ике этаптан тора. Беренчесе - онлайн этап. 17 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр (көндезге 12.00 сәгатькә кадәр) балаларның әти-әниләре гариза тутыра, шунда алар баланың видеосын беркетергә тиеш була. Видеога карата таләпләр бар, алар онлайн-гаризада күрсәтелгән», - дип аңлатты баш мөхәррир.

Гариза «Салават күпере» журналының социаль челтәрләрендә беркетеләчәк.

Аннан соң Казан шәһәре филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов, проектның режиссеры Гүзәл Шакирҗанова, музыкант Ислам Вәлиев, «СалаваTik»ларның беренче составы катнашындагы жюри әгъзалары балаларны сайлаячак.

«Бергәләп без объектив фикергә килергә һәм лаеклы булган балаларны сайлап алырбыз дип ышанам. Кастингта 6-8 яшьтәге балалар катнаша ала», - диде Зилә Фәйзуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100