news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «СалаваTik»ларга бөтен Татарстан балалары кушылсын иде

Шамил Садыйков: «СалаваTik»ларга бөтен Татарстан балалары кушылсын иде
Солтан Исхаков

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «СалаваTik» проектына кастинг игълан итүгә багышланган матбугат очрашуында катнашты. Ул бөтен Татарстан балаларын проектка кушылырга чакырды.

«Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде. Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе идеяне хуплап алып, проектны тормышка ашыру өчен финанс яктан мөмкинлекләр тудырды. Шулай итеп, «Татмедиа» белән әлеге комиссия бергәләп проектка старт биргән идек», - диде ул.

Аның әйтүенчә, ният - татар телен җиңелчә форматта, уеннар, җыр-биюләр аша балаларга өйрәтү. «Чөнки балалар китапларны аз укый. Мәсәлән, шундый ук инглиз телле проектлар да бар. «Салават күпере» һәм»Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина белән сөйләштек тә, нигә әле, әйтик, «Кукутики» кебек татарча проект эшләп карамаска? – дидек. Милли җырларга таянып, үзебезнең проектны башлап җибәрергә булдык», - диде Шамил Садыйков.

«Аллага шөкер, милләтебезнең байлыклары әлеге проектны чынга ашыру өчен мөмкинлек тудырды. Без үскән вакытта да балалар өчен язылган җырларны тыңладык, дистәләгән сыйфатлы, мәгънәле балалар җырлары бар иде. Беренче этапта балалар шушы җырларны башкарды», - дип проектның тарихы турында сөйләде ул.

Проект популяр булыр дип фаразланылмаган. «You Tube хостингында «Салаватик»ларның аудиториясе җыелды. Һәр чыккан яңа җыр автомат рәвештә дистәләгән, йөзләгән мең карау җыя. Күпчелек татар гаиләләренең өендә «Салаватик»ларның җырлары яңгырый. Шулай ук, балалар бакчалары, мәктәпләр, аерым гаиләләр бик актив рәвештә бу проектны карый, кушылып җырлыйлар, бииләр», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

«Шуны өстәп әйтим әле: балалар, яшьләр белән эшләүче башка оешмалар да кызыксына башлады. Бу «Салаватик»ларның үсеш кичерүе, яңа дәрәҗәгә ирешүе турында зур күрсәткеч. Хәзер инде без «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән бергә эшләргә ниятләдек. Максатыбыз - алга таба да яңа балалар җырларын яздыру, клиплар төшерү», - диде ул.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100