news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Гражданлык җәмгыяте энергетикасын эшкә җигү мөһим

Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче оештыру утырышы узды.

Зилә Вәлиева: Гражданлык җәмгыяте энергетикасын эшкә җигү мөһим
архив

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Динамик үсеш алучы Татарстанда гражданлык җәмгыяте энергетикасын эшкә җигү мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында әлеге оешма утырышында республика Иҗтимагый палатасының яңа рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иҗтимагый палата эшенә берничә тапкыр югары бәя биргән. «Ул ТР Иҗтимагый палатасы гражданлык җәмгыятенең нәтиҗәле институтларының берсе булуга ирешүен әйтте. Алдагы чакырылышлар тәҗрибәсе моның чыннан да шулай булуын күрсәтә. Әмма вакыт яңа таләпләр куя, һәм сез Татарстанның ничек җитди үзгәрүен һәм динамик үсешен күрәсез. Бу динамикада бүген гражданлык җәмгыяте энергетикасын җәлеп итү бик мөһим», — диде ул.

Зилә Вәлиева югары уку йортлары, хокук оешмалары шулай ук «Иҗтимагый палатаның җитди ярдәмчеләре булырга тиеш», дип өстәде. «Иҗтимагый структуралар республикада күптән формалаштырылган һәм эшли, әмма беренче адымнарын ясаучы институтлар бар, шул исәптән муниципаль берәмлекләрнең, министрлыкларның иҗтимагый советлары. Шуңа күрә эш бар», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Зилә Вәлиева алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының рәисе итеп сайланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100