news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп сайланды

Зилә Вәлиева кандидатурасы алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында үткәрелгән ачык тавыш бирүдә бертавыштан хупланды.

Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп сайланды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе вазфасында Анатолий Фоминны алыштырды. Бу оешма җитәкчесе бүген ТР Дәүләт Советында алтынчы чакырылыш республика Иҗтимагый палатасының беренче утырышында сайланды.

Зилә Вәлиева кандидатурасын бишенче чакырылыш ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин тәкъдим итте, аның төрле өлкәләрдә эш тәҗрибәсе зур булуын билгеләп үтте.

«Иҗтимагый палата советына минем кандидатураны шундый югары вазифага тәкъдим итүе өчен рәхмәт. Минем Иҗтимагый палатага файдалы һәм нәтиҗәле булудан тыш, башка амбицияләрем юк, — диде Зилә Вәлиева. — Сезнең ышаныч белән, гражданлык җәмгыяте институтын үстерә алырбыз, җәмгыятькә файдалы булыр өчен барысын да эшләрбез дип өметләнәм».

Зилә Вәлиева 1952 елның 15 октябрендә Уфада туган. 1978 елда Мәскәү дәүләт университеты журналистикасы факультетын тәмамлаган. Төрле елларда «Ленинец» (Уфа), «Вечерняя Казань», «Советская Татария» газеталары хәбәрчесе, «Известия Татарстана» газетасының сәясәт бүлеге мөхәррире булып эшләгән. ТР Югары Советы рәисенең беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР матбугат, телерадиотапшырулар эшләре һәм массакүләм коммуникацияләр министры вазифаларын биләгән.

2001 — 2005 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, 2005 — 2011 елларда — Татарстан мәдәният министры булды. 2012 елның маенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры итеп билгеләнде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Иҗтимагый палатасының составы билгеләнде. Ул 60 кешедән торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100