news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Хөснетдинова: «Татмедиа junior» проекты белән уңышка ирештек

«Журналларыбызның популярлыгы да артты, тиражыбыз ике тапкырга үсте», — диде баш мөхәррир.

Зилә Хөснетдинова: «Татмедиа junior» проекты белән уңышка ирештек
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татмедиа junior» проекты белән бер ел элек шөгыльләнә башлау тәҗрибә туплауга һәм уңышка китерде дип саный.

«Без бер ел элек камераның „к“ хәрефен дә белмәдек. Әкият, шигырь, хикәяләр яза идек. Ә аны видеога күчерә белмәдек. Монтаж һөнәре белән танышып, текст итеп язылган әдәби әсәрләрне сценарий формасына күчерергә өйләндек. Ел дәверендә мондый тәҗрибә тупларбыз дип бер дә уйламадым, хыялланмадым. Бу зур уңыш», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Зилә Хөснетдинова әйтүенчә, журналларның популярлыгы да арткан. «Тиражыбыз ике тапкырга үсте. Чөнки журналны укып, ябыштырып кына булмый, QR-кодлар аша карап та була. „Салават күпере“ журналы 14 мең, „Сабантуй“ журналы 8 мең тираж белән чыга. Беренче яртыеллыкка бу саннар 3-4 меңгә артыр дип уйлыйм», — диде ул.

«"Салаватиклар"да беренче тапкыр хәрәкәтләр уйлап чыгардык, „Әйлән-бәйлән“, „Кайда безнең кулларыбыз?“ шикелле җырларны видеоформатка әйләндердек. Шулай итеп, „Чума үрдәк, чума каз“ — 47 мең, „Кайда безнең кулларыбыз?“ 37 мең карау җыйды. Бу бит 47 мең татар баласы бу видеоны карап, өендә җырлый һәм балаларына да өйрәтәчәк, дигән сүз», — ди ул.

Баш мөхәррир проектта барлыгы 16 җыр яздырылганын әйтте. «Февральдә эшли башлаган идек, җәйгә 11 концерт бирер дәрәҗәгә җиттек. „Минем дә Салаватик буласым килә“, „Мине дә Салаватикка алыгыз әле“ дигән сораулар килә башлады. Дөрестән дә, уңыш зур. Проектны дәвам итәргә кирәк дип саныйм», — диде ул.

Ул шулай ук «Күңелле әлифба», «Беләсем килә», «Бәби сүз», «5»ле шоу», «ZООдөнья» кебек проектлары белән дә таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100