news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проектларына яңа авторлар эзлибез

«Татар телен яраткан, татар телендә эшлисе килгән журналистлар, операторлар, монтажерларны көтәбез», — диде «Татмедиа» җитәкчесе.

Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проектларына яңа авторлар эзлибез
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior»ның 15 проекты яңартылачагын, яңа авторлар кирәк булуын әйтте.

«Без бүгенге көндә анализ алып барабыз. Уңышлы дип табылган, күп карау җыйган проектларны саклап калырга дигән ният белән яшибез. Киләсе сезонда да 33 проект калачак, ләкин яртысын яңартасыбыз килә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Ул яңа 15 проект ачылачагын, яңа авторларны көтүләрен әйтте. «Татар телен яраткан, татар телендә эшлисе килгән журналистлар, операторлар, монтажерлар килсен иде. Без һәрвакытта да ачык. Безгә кушылырга һәм бергәләп бу проектларны тормышка ашырырга тәкъдим итәбез», — диде генераль директор.

Шамил Садыйков һәр мәгълүмат чарасының үзенең эшләү алымнары барлыгын әйтте. «ТВда эшләгән кеше матур итеп сөйли, видео белән эшли белергә, дикциясе булырга тиеш. Текст язучы кеше — икенче бер дөнья», — диде ул.

«ТВда эшли алган кеше, социаль челтәрләрдә эшли ала дигән сүз түгел. Монда алдалап булмый. Социаль челтәрләрдә видеоларның карау саны безнең эшебезнең уңышына бәя бирә. Ошамый икән, көчләп караттырып булмый. Кеше шушы үзенчәлекләрне белеп эшләргә тиеш. Телнең камиллеге, дөрес сөйләшә белү, эчтәлекне белү дә мөһим», — ди ул.

Шамил Садыйков эшлисе эшләрнең күп булуын әйтте. «Без елдан-ел яңа алымнарга өйрәнәбез. Шул ук вакытта социаль челтәрләр — үзгәреп тора торган өлкә. Ел саен ниндидер яңалык кертелә. Туктасак, артта калачакбыз. Ел саен бу безгә өстәмә тәҗрибә булачак. Бу татар теленең социаль челтәрләрдә яшәвенең беренче адымы гына», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100