news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проекты татар телле видеофонд барлыкка китерде

33 проект бер ел дәвамында 2 миллионнан артык карау җыйган.

Шамил Садыйков: «Татмедиа junior» проекты татар телле видеофонд барлыкка китерде
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior» проекты эшчәнлегенә бәя бирде һәм татар телле видеофонд барлыкка килү турында белдерде.

«Без акрынлап татар телле видеофонд барлыкка китерә башладык. Бер ел дәвамында 33 проект барлыкка килде. Проектта 40тан артык кеше катнашты. 532дән артык видео төшерелде. Нигездә, 2 миллионнан артык карау җыелды. Бу бик зур сан. Татар телле видеолар эзләү мөмкинлеге туды, татар мохите барлыкка килде», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Шамил Садыйков фикеренчә, бүгенге көндә социаль челтәрдә теркәлмәгән бала, яшүсмер юк диярлек. «Социаль челтәрдә татар мохитен барлыкка китерсәк кенә милләтебезнең киләчәге булырга мөмкин. Безнең тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов хуплады», — ди ул.

«Социаль челтәрнең үз тормыш алгоритмнары бар. Тэглары, аңлатмалары һ.б. Монда бөтен үзенчәлекне белеп, аңлап эш итәргә кирәк», — дип саный ул.

«Татмедиа junior» проектын башлап җибәрү өчен студияләр ясаганнар, заманча җиһазлар китергән булганнар. «Яңача эшләү алымнары туды. „Сабантуй“, „Ялкын“, „Салават күпере“, „Идел“ журналлары, нигездә, басма эш белән генә шөгыльләнә иде. Безнең алда яңа технологияләрне өйрәнү бурычы куелды», — диде ул.



Галерея: «Татмедиа Junior» проекты эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Tatmedia junior проектлары — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышында татар телен саклауга юнәлдерелгән программасы булып санала. Проектлар башлануга быел бер ел булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100