news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зигфрид кушаматлы аккошны Кама Тамагына күчерәләр

Әлегә кадәр ул орнитологлар һәм үзәк хезмәткәрләре күзәтүе астында торды.

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). “Черек күл” паркында яшәгән Австралия кара аккошы Зигфридның Кама Тамагында, Кама трофее” комплекс территориясендәге буада, яңа йорты барлыкка киләчәк. Бу хакта Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.

Июльдә Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергәннән соң Зигфрид кыргый кошлар реабилитацияләнү үзәгенә озатылган иде. Әлегә кадәр ул орнитологлар һәм үзәк хезмәткәрләре күзәтүе астында торды. Өч атна эчендә ул профилактик дәвалау курсы һәм кошлар гриппына тикшеренү үтте, аңа шулай ук тиешле прививкалар ясалды. Хәзер Үзәктә кошны суга җибәрү өчен әзерлек эшләре тәмамлана.

“Кама трофее” комплексында Зигфридка уңайлы һәм куркынычсыз тормыш өчен барлык шартлар да тудырылачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot