ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән

10 июль 2018, 09:26 , Фото: Михаил Захаров/архив

«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы кара төстәге Австралия аккошын сукбай эт талап үтергән. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Этнең аккошка һөҗүм итүе хакындагы хәбәр дирекциягә сишәмбегә каршы төндә килгән. Дирекция хезмәткәрләре шунда ук паркка юл тоткан, әмма Одиллияне коткарып кала алмаганнар.

Матбугат хезмәтендә әйткәнчә, Зигфрид кушаматлы икенче аккошны орнитология үзәгенә алып киткәннәр. Ул тиешле карар кабул ителгәнгә кадәр шунда яшәячәк.

Гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10