news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Рәсүл Тәүдирәков Татарстан мөфтиенә карата гаепләүнең урынсыз булуын әйтте

РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдиннең дәгъвасына аңлатма биреп, «Камил хәзрәтне урынсыз гаепләү», дип белдерде журналист.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдиннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга дәгъва белдерүенә аңлатма биреп: «Бу — бик күңелсез һәм әхлаксыз хәлләр», — дип белдерде журналист Рәсүл Тәүдирәков. Үз фикерләрен ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җиткерде.

«Дөресен генә әйткәндә, бу — бик күңелсез һәм әхлаксыз хәлләр. Бу затлар үзләрен диния нәзарәтләре башлыклары дип атый, ләкин еш кына үзләрен әхлаксыз тота, шул ук вакытта боларның барысын да киң җәмәгатьчелеккә күрсәтә. Шул рәвешле, алар исламның һәм диннең абруен төшерә. Бу хәл борчуга сала. Хөрмәтле Равил хәзрәтнең белдерүләре бөтенләй урынсыз, конъюнктурлык һәм идарә өлкәсен бүлүгә охшаган. Бу мөселман лидерларын бизәми», — диде Рәсүл Тәүдирәков.

«Коръән тәфсирендә җибәрелгән хата турындагы сүзләргән килгәндә: мин шәхсән Камил хәзрәт белән сөйләштем, һәм ул моның ничек килеп чыкканлыгын аңлатты, — дип сүзен дәвам итте журналист. — Бу - "кеше факторы", хата киткән булган. Ул (Сәмигуллин) ачыктан-ачык барысын да аңлатты, гафу үтенде, хаталар бетереләчәген һәм башка кабатланмаячагын әйтте. Шул җиткән. Нигә тагын бу теманы кузгатырга? Әгәр ул "без барысын да дөрес эшләдек, ә сез берни дә аңламыйсыз", дип үз сүзендә торса, шул чакта, әлбәттә, аны акылга утыртырга һәм халык алдында нәсыйхәт бирергә кирәк булыр иде. Ләкин моның кирәге булмады».

Рәсүл Тәүдирәков Равил хәзрәт үзенең хатында Камил Сәмигуллинны татар рухи дөньясына маргиналь төрек сектасын кертергә омтыла дип белдерүенә дә аңлатма бирде. «Янәсе, аның ниндидер сектада торуы хакында: безнең Россиядә яхшы ислам уку йортлары юк, алар әле формалаша гына башлады. 1990-2000 елларда кешеләр Төркия, Согудъ Гарәбстаны, Мисыр уку йортларында укыды. Аннары алар Россиягә кайтып, социальләшеп, алган белемнәрен Россия шартларына җайлаштырды. Камил хәзрәтнең ниндидер сектант карашларны пропагандалавын яки көчләп тагуын күрмибез. Мөселманнарда ислам дине якынча бертөрле, зур булмаган аермалар гына әллә ни йогынты ясамый. Һәм бу да, миңа калса, Камил хәзрәтне урынсыз гаепләү», — дип йомгаклады сүзен Рәсүл Тәүдирәков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100