news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Рәмис Латыйпов: Елгаларда су кимү проблемасы ил күләмендә өйрәнелмәгән

Спикер фикеренчә, су кимүгә күпчелек кеше игътибар итми.

Журналист Рәмис Латыйпов: Елгаларда су кимү проблемасы ил күләмендә өйрәнелмәгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Jadidfest фестивалендә «Елгаларда су ник кими?» лекциясендә су кимүнең Россия күләмендә өйрәнелмәгәнлеген әйтте.

«Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына мөрәҗәгать иттем, алар бу проблеманың өйрәнелмәгәнен раслады һәм КФУга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Әлеге мәсьәләне Россиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы да карамаган. Бу фәнни проблема һәм ул ил күләмендә өйрәнелмәгән», — дип сөйләде ул.

Рәмис Латыйпов Ашыт, Шура, Тегермән, Шушма кебек елгаларның еллар дәвамында кимүен, сулыкларда балыкларның да юкка чыгуын әйтте. «Мисал өчен Тегермән елгасында җәй уртасында су бөтенләй юкка чыга. Сәрдекбаш авылындагы елгада кайчандыр атлар коендырганнар. Хәзер ул елгадан кәҗәләр дә атлап чыга ала», — диде ул.

Журналист Россиядәге сулыкларны да мисал итеп китерде. Ул Якутск шәһәрендәге Лена елгасын соңгы кырык ел эчендә шактый кимегәнен, Марий Эл республикасындагы Диңгез күзе күлен унике метрга кимүен билгеләп узды.

Аның сүзләренчә, су кимүгә күпчелек кеше игътибар итми. «Булган кадәр сулыкларны да саклап калырга ашыкмыйлар. Моның өчен урманнарны торгызырга, су саклау зоналарын киңәйтергә, законнарны үзгәртергә, су ресурсларыннан контрольсез файдалануын туктатырга кирәк», — диде спикер.

«Галимнәр сулыклар кимүнең берничә төп сәбәбен атады — урманнарны кисү, су саклау зоналарының кимүе, басуларны елгаларга якын килеп сукалау, климаттагы үзгәрешләр, кышның соң килүе, карның туң җиргә ятып, кар суларының җиргә сеңмәве, 2010 елгы корылык нәтиҗәләре», — дип сөйләде Рәмис Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100