news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Jadidfest фестивалендә Казандагы сулыкларга багышланган беренче журнал тәкъдим ителде

Фестивальдә быел Казандагы су объектлары проблемалары хакында сөйләделәр.

Jadidfest фестивалендә Казандагы сулыкларга багышланган беренче журнал тәкъдим ителде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Jadidfest фестивалендә «Казан — су шәһәре» журналы тәкъдим ителде. Алтынчы тапкыр оештырылган фестивальне быел Казан сулыкларына багышланган.

«Быелгы фестивальнең төп темасы — су: без эчә, йөзә торган су гына түгел, шул исәптән — елгалар, каналлар, күлләр суы да. Милли китапханәдән манзара Казансу елгасына ачыла. Шунлыктан, фестивальне су темасына багышладык», — диде фестивальнең оештыручысы Рәдиф Кашапов.

«Казан — су шәһәре» китапчыгында су турында әсәрләр җыелган. Габдулла Тукай белән Әхәт Гаффарның күлгә багышланган язмалары, «Суга баткан бурлаклар» бәете, Гүзәл Закирова белән Йолдыз Миңнуллина шигырьләре, «Казанская Татария» газетасыннан 1926нчы елда Казанны су басу турындагы мәкаләдән өзекләр урын алган.

«Туристлар Казанга килә дә, Иделнең кайда икәнлеген сорый. Казанда яшәүчеләрнең берничәсе генә җавап бирә ала торгандыр. Соңгы елларда Казаныбызда су объектларын яңарта, чистарта башладылар, ул урыннар җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителә, ул ял итү урынына әйләнде», — диде оештыручы.

Рәдиф Кашапов Jadidfestны эксперимент фестивале дип атады. Ул быел фестиваль кысаларында күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр дә тәкъдим ителүен, һәрвакыт яңалыкка омтылуларын әйтте.

«Лекцияләрдә халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелә: сулыкта коену мөмкинлеге, балыкларның юкка чыгуы, елгаларның кимүе һ.б. Без бу проблемаларны туган телебездә уртага салып сөйләшәбез», — дип сөйләде ул.

Беренче тапкыр 2015нче елда оештырылган Jadidfest — иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра. Фестивальнең бөтен чаралары диярлек татар телендә уза.

Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелде. 2019 елда ул Яңа бистә юбилеена багышланды.

Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100