news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Данил Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутны туры сүзле журналист буларак искә алды

Аның сүзләренчә, журналист язган мәкалә белән килешмәүчеләр дә булган.

Журналист Данил Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутны туры сүзле журналист буларак искә алды
Владимир Васильев

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Матбугат.ру" сайты җитәкчесе Данил Сәфәров журналист Алсу Хәсәнова-Булутны туры сүзле буларак истә калуын әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Татар журналистикасында Алсу мәдәни темаларга язды. Ул кешене интервьюда ача белә иде. Алсу язган мәкалә белән килешмәүчеләрне дә ишеткәнем булды. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Гомумән, мәдәни өлкәдә ялгыш яки ялгыш түгел дигән әйбер бик субъектив. Иң мөһиме - кешенең үз карашы, үз сүзе", - диде ул.

"Миңназыйм абый Сәфәров Алсуны роза чәчкәсенә охшатуын әйтте. Чыннан да, үзе матур, үзе чәнечкеле. Аңа туры килә торган метафора ул. Чөнки Алсу кешегә ярыйм, ошыйм дип яшәмәде. Ничек бар, шулай иде, ялагайланып йөрмәде, турысын әйтүче журналист булып истә калды", - диде ул.

Данил Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутның тугры дус булуын да искә алды. "Алсуның ире Ләвәнт Булут яшәгән җирдә дә кунак булган бар иде, һәрвакыт кунакчыл булдылар", - диде ул.
 

 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100