ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Миңназыйм Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутның соңгы көннәренә кадәр көрәшеп яшәвен əйтте

15 март 2019, 20:18 , Фото: Рамиль Гали

Миңназыйм Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутның соңгы көннәренә кадәр көрәшеп яшәвен əйтте Вакытсыз вафат булган танылган татар журналистын Казанда искә алдылар.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров танылган татар журналисты Алсу Хəсəнова-Булут яман шеш белəн авырган вакытында да соңгы көненә кадәр көрәшүен әйтте. Бу хакта ул Тукай клубында үткəн "Дога" дип исемлəнгəн əдəби-музыкаль кичəдə сөйлəде.

"Безне Алсуның тиз генə күтəрелеп, тиз генə сүнүе тетрәндерде. Фаҗига алдында ул югалып калмады. "Мин бирешмим", - ди торган иде. Ул соңгы көнгə кадəр көрəште. Алсуны күреп, безнең күзебез ачылды. Мондый вакытта кешене үзен генə калдырырга ярамый икəн. Шул вакытта кешегә таяну ноктасы кирəк", - диде ул.

Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премия лауреаты игълан ителде

"Без Алсуны түгел, үзебезне зурлыйбыз. Аңа багышлап дога уку да җитə. Ул миссиясен үтəр өчен ялкынланып яшəде, дөрлəп янды да. Шуңа сөенəм: Алсу шикелле яшь, тормышка битараф булмаган журналистлар килə, Аллаһка шөкер", - диде Миңназыйм Сәфәров.

Миңназыйм Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутны роза чəчəге белән чагыштырды. "Алсу роза чәчкәсе кебек иде, журналист шундый булырга тиеш. Ул дөньяга мөнəсəбəтен белдерə иде. Үзенең самимилеге белəн үзенə ышандыра алды. Ул əңгəмə аша кешене инандырып яза иде", - ди ул.

"Бар хикмəт кешене ялгызын калдырмауда, рухландыруда. Алсуның рухы шат булсын", - дип тәмамлады ул сүзен.

Миңназыйм Сәфәров "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясенең авыру, инвалид балаларга инде уникенче хәйрия концерт əзерлəүләрен әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10