news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Земляника" наркотик препаратын тарату турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы алынган мәгълүмат буенча мониторинг уздырды.

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Соңгы араларда социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда “Киров территориаль мәгариф идарәсе” хезмәткәре Дубининадан алынган мәгълүмат дигән булып, “балаларга мәктәп ишек алларында "земляника" дип аталган наркотик препарат тараталар” дигән хәбәр йөри. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы алынган мәгълүмат буенча мониторинг уздырды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча, "земляника" дип аталган наркотик препаратның республика территориясендә булмавын ачыклады. 

Бүгенге көнгә кадәр андый матдәләрне тарату фактлары турында республиканың эчке эшләр органнарына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мөрәҗәгатьләр теркәлмәгән.

Социаль челтәрдә хәлнең кайсы төбәктә булуы күрсәтелмәгән. “Киров территориаль мәгариф идарәсе” һәм югарыда аталган фамилиядәге хезмәткәр Татарстан Республикасы мәгариф органнары структурасында юк. ТР Эчке эшләр министрлыгы гражданнардан бу мәгълүматны чынга алмауларын һәм социаль челтәрләрдә таратмауларын сорый.

Хокук бозу очраклары турында 291-20-22 номеры буенча ышаныч телефонына яисә 02 номерына шалтырата аласыз, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot