Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Залда тамашачыга карагач, үзебезнең молодец икәнне аңладым – Нияз Игъламов
Буа шәһәрендә "Буа Талиясе" театр лабораториясе эшләде.
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры базасында уздырылган “Буа Талиясе” театр лабораториясе кичә шактый соң тәмамланды. Лаборатория кысаларында куелган эскизларны карарга Казаннан шактый зур иҗат әһелләре “десанты” – театр белгечләре, драматурглар, шагыйрьләр, журналистлар төшкән иде. Эскизлар тәкъдим ителгәннән соң җитди бәхәсләр оештырылды.
Искәртеп узабыз, Буа шәһәрендә "Буа Талиясе" театр лабораториясе эшләде. Оештыручылар – Буа театры директоры Раил Садриев һәм театр белгечләре Александр Вислов белән Нияз Игъламов.

Лабораториягә чакырылган режиссерлар өчен, оештыручылар тарафыннан, бер татар классикасы, бер рус һәм бер чит автор әсәре сайланган.
Татар классикасы буларак, Елена Кудряшова куйган “Беренче театр” эскизлары өчен нигез итеп Г.Камалның “Беренче театр” һәм “Бүләк өчен” әсәрләре алынган иде. Тимур Куловка рус телендә язучы Удмуртия авторы Валерий Шергинның “Концлагеристлар” пьесасы тәкъдим ителгән. Ә Удмуртиянең Глазов шәһәреннән килгән режиссер – татарның легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганы Дамир Сәлимҗанов үзенең “Дуры мы, дуры” комедиясенә эскиз әзерләгән.

Раил Садриев әлеге эскизларның театр репертуарында урын алачагын – чакырылган режиссерларның эскизларны спектакль итеп әзерләп бетерәчәкләрен әйтте.
Шунысы да игътибарга лаек: әлеге лаборатория эскизлары “Бердәм Россия” партиясенең “Россиянең кече шәһәр театрлары” проекты нигезендә тормышка ашырыла.

“Без Буа театрының зур потенциалын күрдек, – диде Нияз Игъламов театр лабораториясенә нәтиҗә ясап. – Мин залда тамашачының ихлас көлеп, эскизлар каравын күргәч, үзебезнең нинди молодец икәнлекне аңладым”.
Лаборатория ябылу тантанасына Буа районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова Буа җирлегендә шундый театр чарасы уздырылуга горурлыгын җиткерде.

Татарстан Мәдәният министрлыгының Профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова Казанда театр лабораториясе форматы еш кулланылса да, мегаполистан читтә оешкан театр өчен моның яңалык булуын билгеләп узды. Буа театрының яңа идеяләр инкубаторы булуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз