news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе сәдака турында: Тиененә кадәр мохтаҗларга тапшырабыз

«Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе сәдака турында: Тиененә кадәр мохтаҗларга тапшырабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов Татарстан Диния нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында фондның эшчәнлеге һәм мохтаҗларга ярдәм итү ысуллары турында сөйләде.

«Зәкят» фонды зәкят белән сәдака җыюдан тыш, Рамазан аенда һәр елдагыча фидия һәм фитр сәдакаларын кабул итә. Тиененә кадәр мохтаҗларга ирештереп, таратып бетерәбез. Республикабызда ифтар мәҗлесләрен оештыру өчен дә акчалата ярдәм җыябыз. Узган Рамазан аенда 23 авыру балага ярдәм иткән булсак, быел да без 20 балага тернәкләндерү һәм дәвалау курслары өчен акчалата ярдәм итәргә ниятлибез. Узган ел 29 олы яшьтәге мохтаҗ кешегә ярдәм иткән булсак, быел кимендә 20 кешегә ярдәм итәрбез дигән максат куябыз», - диде ул.

Аның әйтүенчә, ай дәвамында кимендә 500 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтергә ниятлиләр. «Бу ярдәмнең гомуми авырлыгы дүрт тоннага якын булырга тиеш һәм иң беренче 50 мохтаҗ гаилә ярдәмне 1 апрельдә 10.00 сәгатьтә «Зәкят» хәйрия фондыннан килеп алачак. Фидия һәм фитр җибәргән очракта банк комиссия алып калса, комиссия өлешен үзебезнең хисаптан тулыландырачакбыз. Сез 100 сум җибәреп, безгә 98 сум килеп җитсә, без 2 сумны үзебездән өстәп түлибез», - дип аңлатты Булат Мәрданов.

«Безнең фонд аша ярдәм алу өчен «Зәкят» хәйрия фондының 8 (843) 225-33-22 телефон номерына шалтыратырга һәм ситуацияне аңлатырга кирәк. Алга таба без кирәкле документларны сорыйбыз, сораулар бирәбез һәм тиз арада ярдәм итү турында карар кабул итәбез», - диде Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе.

Ул мохтаҗларга ярдәм итүнең төрле ысуллары барлыгын әйтте.

  1. zakyatrt.com/donation сайтына керергә мөмкин.
  2. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс юлларга.

  3. Картага күчерергә:
  • 5469 9801 5775 7903 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнур Мәхмүт улы Ә.).
  • 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнур Мәхмүт улы Ә.).
  • 4279 3806 8793 7898 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Илнар Равил улы Р.).
  • 2202 2023 2648 2365 номерлы Саклык банкы картасы (ТР МДНнең «Зәкят» фонды хезмәткәре Әмир Рафисович Ф.)

Бу балалар өчен акчаны әлеге карталарга рамазан аеның 1 нче көненнән (2024 елның 11 мартыннан ) башлап күчерергә мөмкин.

  1. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100