news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан казые Булат Мөбәрәков быел билгеләнгән фитр, зәкят һәм фидия күләме турында сөйләде

Казан казые Булат Мөбәрәков быел билгеләнгән фитр, зәкят һәм фидия күләме турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәков Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуында фитр, зәкят һәм фидия күләмен әйтте.

«Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 1 мең сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлеге булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде. Бу сумма – түли алганнар өчен. Түли алмаганнар сабыр итеп тора һәм Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенә», - диде ул.

Аның әйтүенчә, иң хәерлесе – фитр сәдакасын Рамазан аенда бирү. «Ул гает намазына кадәр бирелеп бетәргә тиеш. Әгәр шунда кадәр бирелмәгән булса, кеше өстендә мәҗбүри булып кала. Акча «Зәкят» фондына тапшырылганнан соң, фитр сәдакасы түләнгән булып санала. Аннан соң әлеге фонд акчаны мохтаҗларга тапшыра. Фитр сәдакасын бирү мәҗбүри, чөнки Пәгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шулай кушкан», - диде Булат Мөбәрәков.

«Фитр сәдакасы Рамазан аенда эшләгән кимчелекләребез өчен бирелә торган сәдака. Мәсәлән, уразаны тотабыз икән, ләкин кешенең кимчелекләре булмыйча калмый. Кайбер вакытта кирәкмәгән сүзләрне әйтергә яисә намазга торырга йоклап калырга мөмкинбез һ.б. Фитр сәдакасы әлеге кимчелекләрне каплый», - дип аңлатты.

Ул зәкятны Рамазан аенда гына бирелә торган сәдака түгел икәнлеген әйтте. «Зәкят башка вакытта да бирелә. Күпчелек вакытта мөселманнар аны Рамазан аенда түләргә гадәтләнгән, чөнки Рамазанда эшләгән хәерле гамәлләребезнең дәрәҗәсе күбрәк була. Зәкятны байлар фәкыйрьләргә тапшыра», - диде Казан казые.

«Фидия – сәдака түгел. Әгәр берәр сәбәп белән, мәсәлән, авыру сәбәпле, ураза тота алмасаң, фидия бирелә, дибез. Ләкин бер шарты бар: киләчәктә дә ураза тота алмасаң – шул вакытта гына түләнә. Әгәр киләчәктә ураза тота алачаксың икән, ураза тота алмаган көннәрне тотып бетерергә кирәк була», - диде ул.

  • Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына. Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100