news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил хәзрәт Зөфәров: Рамазан – Раббыбыз Аллаһтан дога кылып сорый торган ай

Равил хәзрәт Зөфәров: Рамазан – Раббыбыз Аллаһтан дога кылып сорый торган ай
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуы булды. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров әлеге очрашуда Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Рамазан – Раббыбыз Аллаһтан дога кылып сорый торган ай. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 10 мартта кояш баю белән Рамазан ае керә. 11 март – уразаның тәүге көне. Сәхәрне тәмамлап, кояш баеганчыга кадәр ризыктан, якынлык кылудан ерагаербыз. Шулай итеп, көннәребезне матурлык, яхшылык, изгелек белән үткәрербез. Ифтарларыбызны түземсезлек белән көтеп, Раббыбыз Аллаһның рәхмәтенә омтылырбыз, өметләнербез, ИншәәАллаһ», - диде ул.

Аның әйтүенчә, уразаның төп асылы – ашказаннарны гына бушату түгел. «Уразаның тормышыбызга, иң мөһиме – йөрәкләребезгә тәэсире булса иде. Рамазанның һавасы да башка, бу бик зур мөмкинлек, форсат ае. Бу тормышыбызда тырышлыкларыбыз, ниятләребез, омтылышларыбыз көчле булса иде. Кадер кичәләре – бу безгә бирелгән мөмкинлек, форсат. Гыйбадәтләрне күркәмлек белән үткәрергә насыйп булсын», - диде Равил хәзрәт Зөфәров.

«Рамазан аенда бик күп изгелекләр кылына. Татарстанда һәм шәһәрләребез буенча бик күп ифтар мәҗлесләре, кардәшләребезгә ифтар табыннары оештырыла. Казанда да 50гә якын мәчеттә ифтар мәҗлесләре булачак. Быел Рамазан ае 30 көннән гыйбарәт. 8 апрельдә соңгы тәравих намазын укыйбыз. 9 апрель – уразаның соңгы көне. 10 апрельдә – Рамазан гаете», - дип искәртте ул.

Равил хәзрәт Зөфәров быел Рамазан ае башка Рамазан айларына караганда тагын да гүзәлрәк булса иде, дип теләде. «Вакыт бик тиз уза, Аллаһ Раббыбыз бу Рамазанны күркәмлек, хәерлелек белән үткәрергә насыйп кылса иде. Изгелек, яхшылык белән, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәтләрдә, игелекләргә омтылып, калебләребезне төзәтә торган уразалардан булса иде. Аллаһы Раббыбыз ошбу ураза сәбәпле, хата-кимчелекләребезне гафу итсә иде», - диде ул матбугат очрашуында.

Матбугат очрашуында яңгыраган фикерләр соңрак «Интертат» сайтында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100