Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды 500 аз керемле гаиләгә Корбан ите таратачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Зәңгәр» мәчете янында мохтаҗ булган 100 гаиләгә корбан ите таратылды. «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов билгеләвенчә, «Зәкят» хәйрия фонды атна дәвамында 500 аз керемле гаиләгә 1,5 тонна корбан ите таратырга ниятли.
«Зәкят» хәйрия фонда ел саен Корбан көннәрендә корбан итләре тарату белән шөгыльләнә. Безнең хезмәткәрләр тәүлек буе эштә, һәм ел саен уртача 500 гаилә безнең кулдан корбан итләре ала. Без бүген шул 500 гаиләнең 100ен чакырдык. Билгеле бер вакытка 30лап кеше килә. Ул итне алучылар арасында күп балалы гаиләләр, авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләр, ялгыз өлкәннәр, мохтаҗлар һәм башкалар бар», – диде Булат Мәрдәнов «Татар-информ»га.
Ярдәмне алучылар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре да бар.
«Бер гаиләгә уртача 3 кило ит бирелә, әлбәттә, күп балалы гаилә булса, күбрәк тә бирергә мөмкинбез. Килеп ала алмаучылар булса, безнең автоволонтерлар һәм җәяүле волонтерларыбыз бар. Без итне өйләренә илтеп тапшырабыз», – дип аңлатты фондның директоры.
Шулай ук 200 килограмм ит Татарстандагы 4 социаль учреждениегә җибәреләчәк. Алар арасында: «Диабетны җиңәбез» хәйрия фонды, Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасы, Яшел Үзәндәге психоневрология диспансеры һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписы. Калган ит, фондның социаль проектларына тоту өчен, туңдырып куелачак.
Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме хөрмәтенә аз керемле, күп балалы, тулы булмаган 10 гаиләдә тәрбияләнүче укучыларга 400 мең сумга ноутбуклар бүләк итте.
- 2024 елда Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Корбан бәйрәме чорында 250 сарык һәм 8 сыер корбанга чалына. Бу 5 тоннага якын корбан ите дигән сүз. Корбан итен 700 дән артык аз керемле гаилә һәм 6 социаль учреждение ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз