news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 5 тоннага якын корбан ите таратачак

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 5 тоннага якын корбан ите таратачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Зәңгәр» мәчете янында мохтаҗ булган 100 гаиләләгә корбан ите таратылды. «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов Корбан гаете көннәрендә 5 тоннага якын корбан ите чалынуы һәм таратылачагы турында хәбәр итте.

«Быел без 5 тоннадан артык корбан ите чалдык һәм бу күләмнең яртысын, ягъни 2,5 тоннаны, беренче атнада таратырга планлаштырабыз. Калган 2,5 тонна ел дәвамында төрле социаль проектларга җибәреләчәк», – диде ул.

Корбан ите мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләргә таратыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасының социаль юнәлештә эшчәнлек алып баручы 6 оешмасына да корбан ите тапшырылачак. Бу - «Мамы Казани» һәм «Победим диабет» дигән хәйрия фондлары, инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы, инвалид балаларның ата-аналарының «Забота» төбәк гомумроссия оешмасы, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Анжела Вавилова исемендәге хоспис.

Корбан ите тарату көннәрендә ярдәмне 600 гаилә алачак. «Бүген без 100гә якын мохтаҗ гаиләне чакырдык, калган 5-6 көндә башка гаиләләргә дә итне өләшеп бетерергә планлаштырабыз», – дип, сөйләде Булат Мәрданов.

Булат Мәрданов итне кемнәргә бирергә кирәклеген ничек билгеләүләрен дә аңлатты. «Безнең карамакта мохтаҗ гаиләләрнең даими базасы бар. Анда 1 меңнән артык гаилә керә. Ит алучыларның күбесе шушы исемлектән, без аларның күбесен беләбез. Әмма яңа шалтыратып ярдәм сораучыларга да булышабыз, документ сорап тормыйбыз, үзара аңлашабы», – дип, билгеләде ул.

«Зәкят» хәйрия фондының быелгы яңалыгы – ул сыер белән сарыклардан тыш берничә дистә кәҗә дә чалынуы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100