news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкәрия» фолк-төркеме: Үз хезмәтебез белән фольклор белгечләренең хөрмәтен яуладык

«Зәкәрия» фолк-төркеме: Үз хезмәтебез белән фольклор белгечләренең хөрмәтен яуладык
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

«Зәкәрия» фолк-төркеме фольклор белгечләренең хөрмәтен үз хезмәтләре белән яулауларын белдерде. Үз иҗатларына карата белгечләрнең баштагы һәм хәзерге карашы турында алар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Төркем җитәкчесе Лилия Җиһаншина 2017 елда төркем оешкан чакта фольклорчылар тарафыннан булган мөнәсәбәт турында сөйләде.

«2017 елда авыр иде. Үзебезне фольклор коллективы, консерватория тәмамлаган кызлар дип игълан иттек. Безгә карата көнләшеп карау булды. Үзебезнең иҗатыбыз белән халык җырларының актуаль, заманча була алуын күрсәттек. Хәзер безнең педагоглар концертларыбызга килә, ярдәм итә, студентларга безнең хакта сөйлиләр. 2017 елдан без үз көчебез белән эшләп киләбез, грантларда катнашабыз. Хәзер инде безне беләләр, зур чараларга да чакыралар, бу – үзебезнең зур эш», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Төркем солистлары үзләренә, киемнәренә карата хейт булуын да яшерми.

«Җырларга карата гына түгел, образларга карата та комментарийлар килә. Костюмнар безнең өчен аерым хезмәт, чөнки безгә артык төрле дә, бертөрле дә булырга ярамый. Төрле милләттән булгач, уртаклыклар табарга тырышабыз. «Бу кайсы милләт костюмы?» – дип сорыйлар. Ул милли кием түгел, без аларны үзебез уйлыйбыз. Үз хезмәтебез белән фольклор белгечләренең хөрмәтен яуладык. Без булган материалны бераз гына үзгәртәбез, әмма текст нигезе, диалект кала», - диде төркем солисты Мария Стуклова.

«Без бөтен кешегә ошый алмыйбыз, безнең үзебезнең аудитория бар. Ни генә язсалар да, бу – кызыксыну. Безнең хакта сөйлиләр дигән сүз», - дип өстәде төркем солисты Әдилә Мөбарәкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100