news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкәрия» төркеме татарларның 8 этник төркеме җырларыннан торган альбомын тәкъдим итәчәк

«Зәкәрия» төркеме татарларның 8 этник төркеме җырларыннан торган альбомын тәкъдим итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

25 апрельдә «Моң» театр мәйданчыгында «Зәкәрия» фолк-төркеме «ДусТуган» дип аталган яңа татар альбомын тәкъдим итә. Альбомга татар халкының 8 этник төркеме җырлары кергән. Бу хакта төркем кызлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Төркем җитәкчесе Лилия Җиһаншина сүзләренчә, альбом 255 мең сумлык грант хисабына булдырылган.

«2023 елда Казан мэриясе оештырган «Үз телем» грантлар бәйгесендә катнашып, грант оттык. Шуның хисабына «ДусТуган» альбомы туды. Бу альбомга татарларның төрле этник төркемнәре җырлары керде. Пермь, Әстерхан, Оренбург, Себер татарлары, Ләмбер татар-мишәрләре, нагайбәкләр, нугайлар һәм керәшеннәр. Бу – уникаль җыентык. Казан дәүләт консерваториясендә укыганда без экспедицияләргә чыктык, күп материал тупладык. Альбомга экспедициядә табылган җырлар да керде», - дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, төркемдәге дүрт кызның икесе татар телен белә, ә калган кызларга диалектларны өйрәнү авыррак булган. «Без бик тырыштык, традицияне белүчеләр белән эшләдек. Алар сүзләрнең дөрес әйтелешен аудио итеп безгә яздырып җибәрде, шулай өйрәндек. Без һәр җырны 3-4 сәгать яздырдык. Һәр сүз дөрес яңгырасын дип яңадан-яңадан яздырдык», - дип сөйләде ул.

Төркемнең солисты Мария Стуклова Идел буе халыклары телләрендәге җырлардан торган беренче «Без» альбомнарын да искә алды. «Без җырларны өйрәнгәндә бу телдә сөйләшүчеләр белән аралаштык Удмурт, мари, мордва, башкорт, чуваш, татар, рус телләрендәге җырларны башкардык. Үзебез өчен һәрвакыт яңа мәгълүмат табабыз», - диде ул.

Төркемнең солисты Әдилә Мөбарәкова альбомга кергән бер җыр белән бәйле тарихны сөйләде.

«Альбомда бер җыр бар, без аны Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле репертуарыннан алдык. Һәрберебез ансамбльдә җырлады, бу җыр күңелгә кереп калган иде. Аны безнең хезмәттәшләр 2009 елда Зәй районында экспедициядә язып алган. Без бу җырны халык җыры дип җырлап йөредек. Аранжировка ясап, студиядә яздырып, концертта башкаргач, бер егет килде. «Бу җырның халык җыры түгел икәнен беләсезме?» - диде. Без эзләнә башладык. Үзешчән композитор Анастасия Усачева язган икән. Ул безнең белән элемтәгә керде. «Җырлыйм әле» җыры безнең альбомда калды», - диде ул.

Солист кызлар альбомны тәкъдим итү кичәсендә булачак кунаклар турында да әйтте. Кичәдә Malsi Music – ислам Вәлиев була. Альбомдагы ике җырга аранжировканы да ул ясаган. Калган җырларга аранжировканы Герман Винокуров эшләгән. Кичәдә Илгиз Шәйхразыев та булачак. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

  • Күпмилләтле «Зәкәрия» фольклор төркеме 2017 елда оешкан. Төркем татар, башкорт, мордва, удмурт милләтеннән булган кызлардан тора. Барысы да Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Репертуарларында Идел буе халыкларының 7 телендә җырлар бар. 2020 елда төркем «Без» дип аталган беренче альбомын чыгарган. 2021 елда «Бергә» альбомы дөнья күргән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100