news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнәб Фәрхетдинова: Тыңлап туймаган җырларны яңа тавыш белән башкаруны кабул итә алмыйм

«Халыкны күтәргән, халыкка яшәргә көч биргән матур, моңлы тавышлы җырларны чыгарган кешеләрнең репертуары калсын иде», - диде җырчы.

Зәйнәб Фәрхетдинова: Тыңлап туймаган җырларны яңа тавыш белән башкаруны кабул итә алмыйм
Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова фикеренчә, тыңлап туймаган җырларны яңача тавыш белән башкарган кайбер яшь җырчыларны кабул итеп булмый.

«Яшьләр көн дә теге яки бу җырыгызны җырлыйм әле дип, шалтыраталар. Мин моңа каршы түгел, риза. Яшьләр ягыннан җырларга яңа сулыш кертергә кирәк, әмма кайбер җырчыларыбыз якты дөньядан китсәләр дә, аларның җырланып һәм тыңлап туймаган җырлары бар. Кайбер җырчыларның аларны алып, яңача тавыш белән башкаруларын кабул итә алмыйм. Чөнки әле ул тыңланып туелмаган», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Җырчы әйтүенчә, хәзер элекке җырларны алып җырлау күренеше күзәтелә. «Миңа нишләргә соң инде? Яшьләр белән ярыша-ярыша ул җырлады, юк мин дә җырлыйм дип йөреп булмый. Шуңа күрә мин һаман эзләнәм, яңа җырлар, яңа аранжировкалар эшләттерәм, тере тавышка уен коралларына кушылып башкарырга тырышам. Алай итеп башкару, җыйнап, туплап тамашачыга тәкъдим итү авыр. Шулай да, мин тик тормыйм», - диде ул.

Зәйнәб Фәрхетдинова бүгенге халәтенә ятышлы җырларны халыкка җиткереп, тавышы белән бормаларны кулланып, халыкчан итеп, җырны бозмыйча башкаруын әйтте.

«Арабызда булмаган җырчыларның язмалары радиоларда сакланырга, калырга тиеш. Аларны яңгырату өчен аерым бер сәгатьләр булырга тиеш. Кайтып-кайтып яңгыратырга кирәк. Әгәр дә без ул җырларны «менә, яңа башкаруда» дип, алар аркылы атлап үтсәк, ул тарихта битне атлап үтүгә тиң була. Шуңа күрә ул җырлар сәйләннәр кебек матур итеп җыелып барсын иде. Халыкны күтәргән, халыкка яшәргә көч биргән матур, моңлы тавышлы җырларны чыгарган кешеләрнең репертуары калсын иде», - диде җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100