news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак

«Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде Лилия Мәхмүтова.

Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак
Солтан Исхаков

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосының «Безнен яшьлек еллары» дип аталган концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның да катнашачагын әйтте. Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.

«Казан тамашачысы өчен бу зур бүләк булачак. Дәниф абый безнең тәкъдимне бик шатланып кабул итте, чөнки аның да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясыйсы килә. Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны башкарачак. Тамашачыны бик матур тамаша көтә. Артистларны җырлардан чыгып сайладык. «Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде ул «Татар-информ»да очрашуда.

«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Күңел» радиосы бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. «Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, хәтта кешегә утырырга урын юк иде, билетлар сатылып беткән. Без шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт булдыру турында хыялландык. Казанда концертлар күп була, ләкин купшы форматтагы концертлар күп. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз», - ди ул.

«Бүген 1970-1990 еллардагы без яраткан, безнең яшьлегебездәге җылы җырларга ихтыяҗ зур. «Күңел» радиосы өчен бу зур проект. Форматы, эчтәлеге буенча феноменаль концерт булыр дип саныйм. Ул үзенең аудиториясен табар дип өметләнәбез, чөнки һәр кеше өчен яшьлек иң күңелле вакыт», - диде Шамил Садыйков.

Лилия Мәхмүтова фикеренчә, «Күңел» радиосының тагын бер эшчәнлеге - концертлар оештыру. «Ай саен без Чаллы тамашачысына тамаша тәкъдим итәбез. «Быел «Күңел» радиосының 25 еллыгы булгач, үзебезнең алга республика районнары, шәһәрләренә чыгуны максат итеп куйдык. Казанга килү - зур хыялыбыз иде. Башкала тамашачысы безне ничек кабул итәр икән дигән уйлар да була. Казанда да үзебезнең тыңлаучыларыбыз бар», - диде ул.

«Һәрберебез кадерле мизгелне сагына. Әти-әни канаты астында булган гамьсез чакларны искә төшерү, шушы вакытларга берничә сәгатькә булса да кайтып килү уңаеннан концертны башкала тамашачысына тәкъдим итәргә булдык. Онытылып барган, татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән 1980-1990 елларда яңгыраган җырларны барладык. Тамашачы кабаттан яраткан артистлары белән очрашачак», - диде радио җитәкчесе.

Концертта Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да катнашачак. Ул проектны бик кызыклы дип бәяләде. «Концертлар күп, сезнең тәкъдимегез Казан тамашачысына ошамый калмас. Феноменаль концерт икән, күңелле булыр дип уйлыйм. «Ак майларда - ак вәгъдәләр», «Яран гөл», «Сөю җыры» дигән җырларыбызны тәкъдим итмәкче булабыз», - диде җырчы.

  • Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачак.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100