Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропуск көненә ике тапкыр гына бирелә
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин онлайн рөхсәтне рәсмиләштерү юлын аңлатты.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Татарстан кешеләренә пропуск көненә ике тапкыр гына биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин онлайн форматта узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
- Искәртеп үтик, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен СМС-пропуск кертелде. Система 1 апрель төнендә эшли башлады. Пропускны активлаштыру өчен 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.
«Онлайн хезмәттә смс-хәбәр җибәргәндә изоляцияләү урыны языла. Тугыз сәбәпнең берсен сайлап алырга кирәк булачак. Әлеге хезмәттән Татарстан яшәүчеләре көненә ике тапкыр гына куллана алачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында күбрәк өйдә утырырга киңәш ителә», — дип искәртте министр.
Айрат Хәйруллин хәзерге вакытта әлеге хезмәттә ун меңнән артык кеше теркәлгәнлеген әйтте. «Кайбер очракларда җавап хатлары соңарып килә, без әлеге проблеманы хәл итәбез. Мондый тоткарлыклар булмас дип ышанам. Текстны язганда хата җибәрсәгез, Сезгә „дөрес түгел язгансыз“ дигән җавап хаты киләчәк», — дип аңлатты ул.
Ниндидер авырлыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, кайнар элемтә телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8-800-250-90-33. Смс-хәбәр җибәрү һәрвакыт бушлай.
«Системада бер тапкыр теркәлү җитә, икенче көндә яңадан теркәлү хәбәрен җибәрү кирәкми. Башка көндә әлеге хезмәткә сез хатны "цель" (максат) күрсәтеп кенә җибәрергә тиеш буласыз. Барлык мәгълүмат http://rt-covid19.ru/ сайтында бар», — диде Айрат Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз