news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропусклар алуда СМС-сервис бушлай була

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре мәгълүмат системасы эше белән бәйле барлык сорауларга оператив рәвештә җавап бирә.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропусклар алуда СМС-сервис бушлай була
pixabay.com

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамда йөрүгә махсус рөхсәт рәсмиләштерүдә эшләнгән СМС-сервис бушлай эшләячәк. Хәзер система җайга салу режимында. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкилләре барлык элемтә операторлары белән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә системага теркәлү һәм рөхсәт алу өчен 2590 номерына хәбәр җибәрү һәм алу түләүсез булачак», — диделәр матбугат хезмәтендә. «Белгечләр килеп туган барлык мәсьәләләрне оператив рәвештә ачыклый һәм аларны хәл итү чараларын күрә»,-диделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә (SMS бушлай). Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).

Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә.

Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга була.

Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда рөхсәт алырга кирәкми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100