news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр

Гадәттән тыш хәлдә алган имгәнүләрдән соң бер өлкән кеше хастаханәдә вафат булган.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Зәйдә газ шартлаган йортның кырый подъездыннан 56 кешене күчерделәр. Бу хакта Татарстан Президенты Аппараты матбугат үзәге хәбәр итә.

Кайбер кешеләр туганнарына вакытлыча күченеп торды, кайберләрен "Аркадия" кунакханәсенә урнаштырдылар. Боз сараенда да өстәмә урыннар бирелергә мөмкин.

Җимерекләр астында кемнеңдер калган булуы турында әлегә бернинди мәгълүмат юк.

Гадәттән тыш хәл урынына автокран китерәчәкләр. Җимерекләрне күтәреп караганнан соң, подъезд корылмаларына җитди зыян килмәгәне ачыкланса, аны тора-бара төзәтергә мөмкин булачак.

“Татар-информ” бүген көндез Зәйдә Никифоров урамындагы күпфатирлы 71нче йортта газ шартлау хакында хәбәр иткән иде.

Фаҗигадә биш катлы йортның соңгы катындагы 3 бүлмәле фатир зыян күргән. Түбә һәм түшәм өлешчә җимерелгән.

"Татар-информ"га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәлдә 10 кеше зыян күргән. Алар арасында 13 яшьлек кыз бала да бар. 5 кеше уртача хәлдә Зәйдә хастаханәдә ята.

Авыр хәлдәге өлкән яшьтәге ир-ат, алган имгәнүләрдән хастаханәдә вафат булган.

Бер баланы һәм өлкән кешене Санавиация вертолеты белән Казан республика үзәк хастаханәсенә китергәннәр. 

Татарстан Прокуратурасы Гадәттән тыш хәл буенча тикшерү эшен башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100