ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Зәйдә газ шартлап, биш катлы йортта фатир җимерелгән

22 июнь 2018, 18:07 , Фото: соцсети

Зәйдә газ шартлап, биш катлы йортта фатир җимерелгән Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлакәттә корбаннар юк.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Зәйдә газ шартлау аркасында биш катлы йортта фатир җимерелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Никифоров урамындагы 71нче йортта газ шартлавы турындагы хәбәр 17.15 сәгатьтә килгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Зәй гарнизоны коткаручылары йортан зыян күргән өч кешене коткарган. Бер кешене автобаскыч ярдәмендә фатирдан чыгарганнар.

“Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, газ баллоны шартлау аркасында 4 кеше зыян күргән, аның берсе - 13 яшьлек бала. Ике кеше авыр хәлдә, ике кешенең хәле уртача авыр дип бәяләнә.
Зыян күрүчеләр шәһәр хастаханәсенә салынган.

Гадәттән тыш хәл урыныннан беренче фотоларны һәлакәт шаһитлары социаль челтәрләрдә урнаштыра башлады. Кадрларда йортның түбәсе һәм югары каты өлешчә җимерелгәнлеге күренә.

“Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар җимерекләр арасыннан хатын-кызны чыгарганнар. Хәзер аңа шина куялар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10