news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерү карары экспертизадан соң кабул ителәчәк

Хәлнең торышын республика җитәкчелеге һәм Зәй районы хакимияте контрольдә тота.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерү турындагы карар экспертизадан соң кабул ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан җитәкчелегенә Зәйдә Никифоров урамындагы 71нче йортта килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында җиткерелгән, һәм район җитәкчелеге белән элемтәдә торалар. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин вазгыятьне контрольдә тота.

Хәзерге вакытта күрсәтмәләр бирелгән. Китерелгән зыян һәм ярдәм күләме ачыкланачак.

Зәйдә шартлау булган йорттан кешеләрне күчерү турындагы карар экспертизадан соң кабул ителәчәк.

  • “Татар-информ” бүген көндез Зәйдә Никифоров урамындагы күпфатирлы 71нче йортта газ шартлау хакында хәбәр иткән иде. Фаҗигадә биш катлы йортның соңгы катындагы 3 бүлмәле фатир зыян күргән. Түбә һәм түшәм өлешчә җимерелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күргән 5 кешене коткарган, алар арасында 13 яшьлек бала да бар. Зыян күргән 4 кеше хастаханәгә салынган. Ике кеше бик авыр хәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100