news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй кызы Лариса Барсукова «Питрау чибәре» онлайн бәйгесе җиңүчесе булды

Лариса Чаллы шәһәрендә ЗАГС бүлегендә фотограф булып эшли.

Зәй кызы Лариса Барсукова «Питрау чибәре» онлайн бәйгесе җиңүчесе булды
http://zainsk-rt.ru

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). «Туганайлар» газетасы «Питрау чибәре» онлайн бәйгесе үткәрде. Анда катнашучы 15 кыз арасында Зәй районы Әхмәт авылыннан Лариса Барсукова да бар иде. Ул «Питрау чибәре — 2020» исеменә лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Ларисаның әнисе Людмила Николаевна тавыш биргән барлык зәйлеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ларисага 21 яшь, ул керәшен халкының милли гореф-гадәтләрен саклап яшәүче гаиләдә тәрбияләнгән. 

Бүгенге көндә Лариса Чаллы шәһәрендә ЗАГС бүлегендә фотограф булып эшли. Киләчәк һөнәрен балаларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә бәйләргә тели. Кадер урта мәктәбен тәмамлаган кыз Чаллы педагогоия көллиятендә белем алган, ә хәзер читтән торып педагогика өлкәсендә югары белем алу белән мәшгуль.

Ларисага балалар белән эшләү бик ошый. Яшь кыз керәшен халкына хас булганча кул эшләренә дә бик оста икән. Аның сәйләннәр тезеп чигелгән эшләренә сокланып туймаслык, диелә хәбәрдә.

Әнисе Людмила Николаевна әйтүенчә, Лариса һәр эшне җиренә җиткереп, зәвык белән башкарырга ярата. Гаиләдә уртанчы бала булган кыз апасына булышчы, энесенә үрнәк апа да.  Без якташыбызны «Питау чибәре -2020» онлайн бәйгесе җиңүчесе булуы белән котлыйбыз, алга таба да аңа уңышлар телибез, дип яза район басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100