news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зөлфия Габидуллина Халыкара Паралимпия комитетының махсус бүләгенә лаек булды

Зөлфия Габидуллина 50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча беренче урынны алды.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Мексикада йөзү буенча Паралимпия Дөнья чемпионатында Зөлфия Габидуллина алтын медальгә ия булды, дип яза «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Казахстан җыелма командасының тагын бер медале артты. “Танылган спортчы, XV җәйге Паралимпия уеннары-2016 чемпионы Зөлфия Габидуллина 50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча беренче урынны алды. Зөлфиянең Халыкара Паралимпия комитетыннан 2017 елда Бөтендөнья җиңүләр сериясе өчен махсус бүләк тә алуын билгеләп үтәргә кирәк. Шундый ук бүләккә башка илләрдән килгән 4 спортчы да ия булды, - дип хәбәр иттеләр Казахстан Илкүләм Паралимпия комитеты матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot