news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зөләйха” сериалы төшереләчәк Сәмруг авылы туристлык объекты итеп кулланылырга мөмкин

“Йортлар декорация буларак кына түгел, агачтан капиталь итеп салына, аларның диварлары да җылытылачак", - ди фильмны куючы рәссам.

“Зөләйха” сериалы төшереләчәк Сәмруг авылы туристлык объекты итеп кулланылырга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Лаеш районында Кама буенда “Зөләйха” телесериалын төшерү өчен ясалган агач йортлар соңыннан туристик объект буларак кулланылырга мөмкин. Телесериалның куючы рәссамы урынбасары Дмитрий Лебедев «Татар-информ» хәбәрчесенә фильм декорациясе буларак салынган йортларның соңыннан сүтелмәячәген, Татарстанның аны туристик максатлардан файдалана алу мөмкинлеген әйтте.

“Йортлар декорация буларак кына түгел, агачтан капиталь итеп салына, аларның диварлары да җылытылачак. Йортларны турбаза итеп тә куллану мөмкин булачак”, - диде ул. "Татар-информ" хәбәрчеләре романда тасвирланган Сәмруг (Семрук) авылы төзелешендә булып кайттылар.

Лаеш районы администрациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев та «Татар-информ» хәбәрчесенә бу төзелешнең алга таба туристик объект буларак кулланылу мөмкинлеген әйтте. Әмма сериал төшерелмәгән килеш әле төгәл күзаллаулар булмавын искәртте.

  • Татар чыгышлы язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Зөләйха” сериалын “Русское” кинокомпаниясе "Россия 1" каналы өчен төшерә.
  • Хәзерге вакытта Лаеш районында Сәмруг авылы йортлары төзелеп килә. Төзелеш август башында тәмамланачак дип планлаштырыла.
  • Сериалда Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкарачак. Башка рольләр буенча әле артистлар сайланмаган.

Сәмруг авылы төзелеше турында тулырак итеп “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot