ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериалны августта төшерә башлыйлар

22 июнь 2018, 16:24 , Фото: Рамиль Гали

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериалны августта төшерә башлыйлар Гүзәл Яхина романы буенча телесериалны “Русское” кинокомпаниясе "Россия 1" каналы өчен төшерә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча төшереләсе сериал “Зөләйха” дип аталачак һәм аны августта төшерә башлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Русское» кинокомпанисенең PR-директоры Екатерина Воронцова әйтте.

В Татарстане строят съемочную площадку сериала «Зулейха открывает глаза»

Сериалның Татарстанда һәм Уралда төшереләчәге билгеле. Әмма фильмның кайда төшерелә башлаячагы, ягъни, фильм төшерелә башлаган көнне символик тәлинкәнең кайда ватылачагы билгеле түгел – хәзерге вакытта рольләргә артистлар сайлана һәм съемка графигын төзү эшләре бара.

В Татарстане строят съемочную площадку сериала «Зулейха открывает глаза»

Екатерина Воронцова әйтүе буенча, кинокомпаниянең кастинг-менеджеры Казанга килеп театрларда була, спектакльләр карый. Күптән түгел генә ул Камал театрында булып, андагы актерлар составының ни дәрәҗәдә көчле булуына сокланып кайткан. Әмма әлегә Мортаза һәм Убырлы карчык (Упыриха) рольләрен кем башкарачагы хәл ителмәгән.

  • Татар чыгышлы язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Зөләйха” сериалын “Русское” кинокомпаниясе "Россия 1" каналы өчен төшерә. Сериалның режиссеры - Егор Анашкин. Сериалда Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкарачак."
  • Фильм Татарстанда Кама буенда, Лаеш районы территориясендә төшереләчәк. Хәзерге вакытта анда сериал өчен Сәмруг авылы төзелеше бара.

Сәмруг авылы төзелеше турында тулырак итеп “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.

В Татарстане строят съемочную площадку сериала «Зулейха открывает глаза»
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10