Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен өстәмә саклану чараларын әзерлектә тоткан
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәннән соң калган саклану чаралары участок сайлау комиссияләренең алдагы эшендә файдаланылачак.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвамында сайлаучылар өчен өстәмә битлек һәм перчаткаларны 10 процент запас белән тоткан. Бу хакта Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Кайбер участокларда шәхси саклану чаралары җитмәячәгенә борчылдык, шуңа күрә без даими өстәмә куллану чараларын тотарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Тавыш бирүнең соңгы ике көнендә аларны һәр участок комиссиясенә кадәр районнарга тараттык», — дип аңлатты ул.
Андрей Кондратьев татарстанлыларның үз битлекләре һәм перчаткалары белән тавыш бирергә килүләре турында сөйләде. «РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдән соң калган саклану чаралары алга таба участок сайлау комиссияләренең эшендә кирәк булачак», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз