news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә иң актив районнарны атады

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республиканың Чирмешән, Кайбыч һәм Актаныш районнарын билгеләп үтте.

Андрей Кондратьев төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә иң актив районнарны атады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның барлык районнарындагы яшәүчеләре Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашу өчен зур кызыксыну белдергән. Чирмешән, Кайбыч, Актаныш һәм башка берничә муниципаль район активлык күрсәткән. Бу хакта РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстан бик актив тавыш бирде, нәтиҗәләр ачык. Барлык районнарда иҗтимагый активлык артты дип әйтү өчен сәбәп бар. Чирмешән, Кайбыч, Актаныш, Апас, Кама Тамагы. Барысы да яхшы тавыш бирде: Казан да, Яр Чаллы шәһәрләре дә, Татарстанда тавыш бирү тотрыклы барды», — дип билгеләп үтте Кондратьев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100