Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда сейф-пакетлар куллануны кире какмый
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү үткәргәннән соң оештыру эшенә кертелгән яңалыкларны алга таба да кулланырга планлаштыра.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президентын сайлау вакытында сейф-пакетлар кулланырга мөмкин. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.
«Сейф-пакетта бюллетеньнәрне саклау — сайлау процессының кызыклы үсеше. Гомумроссия тавыш бирүендә һәм оештыру эшләре вакытында туган сораулар буенча фикер алышырга булыр. Бәлки, аларны киләчәктә эшебездә дә кулланырга туры килер», — диде ул.
Кондратьев әйтүенчә, сейф-пакетлар бюллетеньнәрнең саклануын гарантияли. «Тавыш бирү көне тәмамлангач, комиссия әгъзалары күзәтүчеләр барында тавыш биргән катнашучыларның бюллетеньнәрен махсус сейф-пакетларга урнаштыра. Алар тавышларны саный башлаганчы ачылмыйча тора», — дип аңлатты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз