news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен өстәмә саклану чараларын әзерлектә тоткан

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәннән соң калган саклану чаралары участок сайлау комиссияләренең алдагы эшендә файдаланылачак.

Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар өчен өстәмә саклану чараларын әзерлектә тоткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвамында сайлаучылар өчен өстәмә битлек һәм перчаткаларны 10 процент запас белән тоткан. Бу хакта Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Кайбер участокларда шәхси саклану чаралары җитмәячәгенә борчылдык, шуңа күрә без даими өстәмә куллану чараларын тотарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Тавыш бирүнең соңгы ике көнендә аларны һәр участок комиссиясенә кадәр районнарга тараттык», — дип аңлатты ул.

Андрей Кондратьев татарстанлыларның үз битлекләре һәм перчаткалары белән тавыш бирергә килүләре турында сөйләде. «РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдән соң калган саклану чаралары алга таба участок сайлау комиссияләренең эшендә кирәк булачак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100