news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлия Әдһәмова Татарстан түрәләренә «PRO.Культура.РФ» порталы белән активрак эшләргә кушты

«Әлеге платформада төбәкләрнең мәдәни тормышындагы активлык рейтингы алып барыла, ул һәр атна саен яңартылып бара», - диде министр урынбасары.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, «PRO.Мәдәният.РФ» порталы Татарстанда узган иң кызыклы мәдәни вакыйгаларның бердәм белешмәсе булып тора. Ул түрәләрнең актив булуларын сорады.

«Әлеге платформада төбәкләрнең мәдәни тормышындагы активлык рейтингы алып барыла, ул һәр атна саен яңартылып бара. Биредә учреждениеләрнең планлаштырылган чаралары турында актив хәбәр итүләре бәяләнә», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.

Юлия Әдһәмова сүзләренчә, бүгенге көндә әлеге порталда ике миллионнан артык халкы булган 22 төбәк арасында Татарстан икенче урында тора. «Мәдәният учреждениеләре рейтингына «PRO.Культура.РФ» платформасында яңа вакыйгалар саны, трансляцияләр, учреждениеләрнең активлыгы һ.б. йогынты ясый», - дип искәртте министр урынбасары.

«Еш кына муниципаль учреждениеләр интернет һәм рәсми сайтлары булмау аркасында югары күрсәткечләргә ирешә алмый. Шуңа күрә Министрлык тарафыннан сайтлар булдыру өчен чыгымнарны грант ярдәмен алу проектларына кертергә тәкъдим ителде. «PRO.Мәдәният.РФ» порталында муниципаль мәдәният учреждениеләре активлыгының актуаль рейтингы Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына, башкарма комитетлары җитәкчеләренә җиткерелә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100