news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизациягә китүчеләрнең балалары өчен «Батыр» картасы эшли башлаган

Азат Абзалов хәзерге вакытта әлеге карта белән 45 мәдәният учреждениесендәге төрле чараларга эләгеп булуын әйтте.

Өлешчә мобилизация кысаларында запастан хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары өчен «Батыр» махсус картасы эшли башлаган. Хәзерге вакытта әлеге карта белән 45 мәдәният учреждениесендәге төрле чараларга эләгеп була.

«Шәһәрнең мәдәни үзәкләре бу эшкә кушылды һәм хәзерге гаиләләр белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстан Мәдәният министрлыгы бу эшкә битараф булмавы һәм әлеге системага дәүләт мәдәният учреждениеләрен дә җәлеп иткәне өчен рәхмәт әйтәсем килә», — диде Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, «Батыр» пластик карталары Татарстанда октябрьдә бирелә башлаган. «Әлеге карта мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен ташлама булуын раслый. Карта җәмәгать транспортында бушлай йөрү, мәдәни һәм спорт объектларына бару мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, балаларны мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашаталар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бушлай бакчаларга йөри һәм туклана алачак», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100